Ничек бармын, шулай ярат

Таны мине үзең генә,
Аер төн карасыннан.
Карашымны әзләп тап син,
Мең күзләр арасыннан.

Йолдыз димә, кояш димә,
Алтын да, көмеш димә!
Ничек бармын, шулай ярат,
Бары шул килеш кенә!

Күңелемә канат куя,
Йөрәгем моңнары бул.
Болытлы да, кояшлы да,
Иң матур җырларым бул.

Йолдыз димә, кояш димә,
Алтын да, көмеш димә!
Ничек бармын, шулай ярат,
Бары шул килеш кенә!

Бер кеше дә белми торган
Күңелем өмете бул.
Минем өчен гади түгел,
Әкият егете бул.

Йолдыз димә, кояш димә,
Алтын да, көмеш димә!
Ничек бармын, шулай ярат,
Бары шул килеш кенә!

Оставьте комментарий