Нинди матур безнең тын бакчалар

Нинди матур безнең тын бакчалар,
Гөлчәчәкләр бигрәк ягымлы;
Мин шуларга карап өзелеп сагынам
Яшьли сөйгән гүзәл ярымны.

Нигә, нигә хисләр кайнаша

Тирә-ягым алма бакчалары,
Чәчәкләрдән күзләр камаша.
Дөньясы да матур, күп дусларым,
Нигә, нигә хисләр кайнаша…

Мөмкин түгел

Аймылышкан юлларымда,
Кайсы илләрне гизсәмдә.
Уйларымнан чыкмыйсың һич,
Кай тарафта йөресәң дә.

Мөмкин түгел мине уйламауың,
Мөмкин түгел мине яратмауың.
Мөмкин түгел, мөмкин түгел,
Мөмкин түгел.

Мәңгелеккә яраттым

Чәчәкләрнең сутын җыеп,
Моңнарымнан кәрәз коям.
Бәхетле, дип үзем тоям,
Бал корты — мин, кәрәз — оям.

Мәхәббәтне җиргә яз китергән

Мәхәббәтне җиргә яз китергән,
Мәхәббәтне язлар саклаган.
Язлар кебек янып яшим җирдә,
Язлар кебек мәңге саф калам.

Мәхәббәтне саклыйк

Купшы сүзләр эзләп җәфаланмыйм,
Гади сүзләр белән аңлатам.
Сине генә сөям, назлы ярым,
Сине генә үлеп яратам

Мәхәббәтем уяна (Салма мине сары сагышларга)

Күптән сизәм җылы карашыңны,
Югалтудан куркам үземне.
Серләр тулы, күзләреңнән беләм,
Әйтмәсәмдә әйтер сүземне.

Мәхәббәт җыры (икенче вариант)

Айның көмеш нуры
Җиргә сибелгәндә,
Чәчләреннән сөеп,
Җилләр үпкәндә,
Хисләр таша микән
Янып сөйгән дустың
Тәүге умырзая бүләк иткәндә?

Мәхәббәт җыры (җиденче вариант)

Талпынасың, ашкынасың,
Күзләреңдә нур гына;
Эй, яшь егет, йөрәгеңнән
Нинди шатлык ургыла?
— Янып-шашып, янып-шашып
Булдым гашыйк!..