Салагыш болыннары

Зәңгәр Кама буйларында
Салагыш болыннары.
Шунда мәхәббәт юлыбыз
Кушылган урыннары.

Салагыш, Салагыш!
Мин китәмен еракларга,
Бәгырем, хуш, бәгырем, хуш!

Күлдә йөзгән аккошларга
Сокланып карап уздык;
Аккошлар мәхәббәтенә
Тиң булсын безнең дуслык!

Салагыш, Салагыш!
Мин китәмен еракларга,
Бәгырем, хуш, бәгырем, хуш!

Йөрәгемдә алып китәм
Сине, Салагыш җире!
Чәчәкле болыннарыңа
Кайтып килермен кире.

Салагыш, Салагыш!
Мин китәмен еракларга,
Бәгырем, хуш, бәгырем, хуш!

Оставьте комментарий