Арыш башагы
Чайкала дулкыннар, чайкала,
Офыктан офыкка ашкынып.
Җиремдә чал диңгез күңел дә,
Калкынды башаклар ташкыны.
Чайкала дулкыннар, чайкала,
Офыктан офыкка ашкынып.
Җиремдә чал диңгез күңел дә,
Калкынды башаклар ташкыны.
Күңелемне телгәләмә,
Әй ачы сары сагыш!
Туган ягым һәрчак истә
Аерды бары язмыш.
Актанышым — ак илем,
Ак илемдә — ак көнем.
Илдө-көндә, тирә-юньдә
Шөһрәт казанган җирем.
Чаллы дигән бездә гүзәл як бар,
Гөрли анда сабан туйлары.
Кыюларны дәшә үз кырына
Без яшәгән Кама буйлары.
Язгы моңнар чишмә кебек агыла,
Шаулап тора басу эшләре;
Нурлар бөркеп кырдан каршы ала
Авылымның айлы кичләре.
Кайтам туган якларыма,
Җилемен буйларына.
Магаш тауы сагыш булып
Сарыла уйларыма.
Мең-мең бәхет юллар чакта,
Ягым, сиңа тиң калам.
Авылның яшел чирәмен
Сагына һәрбер балаң.
Ай сүрелеп кенә көн яктыра,
Ядкәр итеп сагынып миләргә.
Өянкеләр сәлам әйтеп тора
Таң алдыннан искән җилләргә.
Менә тагын сиңа кайттым, авылым,
Гади генә кызың хыялый.
Шатлыгыннан шашып тибә йөрәк,
Күкрәк читлегенә сыялмый.
Авылымны чыгып киткән чакта
Ак каеннар калды озатып.
Авылымнан җырлый-җырлый киттем
Каеннарны кистем елатып.