Авылым (беренче вариант)

Ай сүрелеп кенә көн яктыра,
Ядкәр итеп сагынып миләргә.
Өянкеләр сәлам әйтеп тора
Таң алдыннан искән җилләргә.

Сизгер сулар серле сандык кебек,
— Камыш төпләрендә моң тулы.
Юллар уйчан, зәңгәр күкләр биек,
Һаваларда киек каз юлы.

Оныттылар, диеп үпкәләмә,
Карурманнар үскән илләрдә.
Сине сагынып җаннар өзгәләнә
Айлы әкият кебек төннәрдә.

Оставьте комментарий