Гөлләр сибәрдәй булам (икенче вариант)
Бер чак йокыңнан иркәләп
Уятыр төсле булам,
Бер чак сине тыным белән
Тартып алырдай булам.
Бер чак йокыңнан иркәләп
Уятыр төсле булам,
Бер чак сине тыным белән
Тартып алырдай булам.
Көтмәгәңдә иртә таңда назлап,
Тынган күңелемне уяттың.
Йөрәгемә дәртле ялкын өстәп,
Учагына сүнмәс ут яктың.
Гашыйкларның бәгырьләрен
Ниләр генә өтмәгән.
Йөрәкләрен яралаган —
Саф сөюе үтмәгән.
Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?
Язлар җитсә, көзгә дисен,
Көз җитсә, язга дисең.
Әллә яратмыйсың, дисәм,
Өзеп җавап бирмисең.
Ак каенны кочып елый Мәръям.
Күз яшьләре тама ак тузга.
Ниләр булды икән, ниләр генә
Ун җидесе тулган бу кызга?
Айлы төндә йоклый алмый ятам,
Утырам уйга торып.
Ник карадың күзләремә,
Йөрәгемне яндырып?
Бөрлегәнгә бергә бардык
Тулмады чиләкләрем.
Сагындырыр, юксындырыр
Бөрлегән җыйган мәлем.
Сиңа барыр юллар урау,
Тауларны бар үтәсе.
Үр артыннан үрләр тора.
Бар бит барып җитәсе.
Гомер үтә, шаулап гөрләп үтә,
Таралыша үскәч балалар.
Сиздермичә картлык килеп җитә,
Ялгыз кала ата-аналар.