Зурәткәем, зурәнкәем

Якты дөньяның яме алар,
Дип өйрәтә әткәй-әнкәй.
Безне сөеп назлап яшәсен
Гел зурәткәй һәм зурәнкәй.

Исән булсаң, әнкәй

Бүгенгедәй күз алдымда тора минем,
Әнкәй, синең назлы карашың.
Исән булсаң, очып кайтыр идем
Шәһәр белән авыл арасын.

Ана теләге

Киләчәктән кайтып киләм әле,
Шатлыгымны салып җырыма.
Һәр балама уңыш, бәхет теләп,
Калмасын дип булып җыр гына!

Юк, кирәкми томаннар

Юк, томаннар, капламагыз күгемне,
Ходай биргән миңа җырлы язмыш.
Томаннар, сез кермәгез күңелемә.
Мине моңсыз итү ялгыш.

Сагындым шулай

Еракта, офыкта
Яшен утлары, яшен утлары.
Еракта, шул якта
Минем дусларым, минем дусларым.

Еракта, офыкта
Кошлар тавышы, кошлар тавышы.
Күңелдә шул чакта
Сагыну (дуслар) сагышы, сагыну (дуслар) сагышы.