Зурәткәем, зурәнкәем

Якты дөньяның яме алар,
Дип өйрәтә әткәй-әнкәй.
Безне сөеп назлап яшәсен
Гел зурәткәй һәм зурәнкәй.

Узең туеп күзең туймаслык,
Тел йотарлык сезнең сыйлар.
Көлеп каршы алыр зурәткәй,
Зурәнкәем сөйеп сыйлар.

Җылы куен тик сездә генә,
Канат бирә сезнең сүзләр.
Горурланып шуклыкка хәттә
Нурлар сибә сезнең күзләр.

Гомерлеккә күңелгә салдык
Сезнең сөю, теләкләрне.
Бүген сезгә гомерләр теләп
Тибә онык йөрәкләре.

Оставьте комментарий