Чайкалалар көймәләр

Бар табигать серләшә, айлы төндә
Йөгереп уйный дулкыннар Дим өстендә.
Акчарлакка охшап, яр читендә
Чайкалалар көймәләр.

Соңгы яфрак (икенче вариант)

Көз җиткәнен күрәм яфраклардан…
Елый-елый җиргә иңәләр.
Моңсу рапсодия… Саргылт әҗәл
Тереклекне шулай җиңәләр.

Соңгы яфрак (беренче вариант)

Җил очыра, аера яфракларны,
Ташлый суга, илтә учакка.
Кеше язмышлары, тормыш көзе
Чагылып китә миңа шул чакта.

Кызлар күңеле — ак умырзая

Ак умырзая кардан баш төрткән,
Елмая аңа шук кояш күктән.
Назланып кына ачыла бөре,
Ак умырзая — кызлар күңеле.

Балан (икенче вариант)

Авыл очында — чәчәкле алан,
Алан читендә үсә бер балан.
Язларын балан шау чәчәк ата,
Әйтерсең аңа ап-ак кар ята.

Әткәй гармуны

Бер ялгызың калып, башың кырын салып,
Гармуныңны-дускаеңны уйнатасың, әткәй.
Синең белән бергә җиһан уйга чума,
Җанны кузгатасың, елатасың, әткәй.

Үкенү (икенче вариант)

Киттем — кайталмадым, юлым ерак…
Урман-таулар безнең арада.
Уянамын ак өметләр белән,
Ә кичләрен алар тарала.