Әткәй гармуны

Бер ялгызың калып, башың кырын салып,
Гармуныңны-дускаеңны уйнатасың, әткәй.
Синең белән бергә җиһан уйга чума,
Җанны кузгатасың, елатасың, әткәй.

Кушымта:
Сөю сагышын да, бәхет агышын да,
Кавышу-хушлашуны тамчы-тамчы җыйган.
Моңнар булып, әткәй, гармун күрегеңә
Бөтен дөньясына әйтер сүзең сыйган.

Моңсуланып китә карашларың кайчак,
Әйтче әйткәй, нинди уйлар кичә күңелеңнән?
Тау ташкыны булып, дәрьялардай тулып,
Җан авазың тетрәп таша бәгыреңнән.

Кушымта:
Сөю сагышын да, бәхет агышын да,
Кавышу-хушлашуны тамчы-тамчы җыйган.
Моңнар булып, әткәй, гармун күрегеңә
Бөтен дөньясына әйтер сүзең сыйган.

Оставьте комментарий