Җилфер-җилфер җил искәндә

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез, дип,
Үзем куштым җилләргә.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Иртән искән язгы җилдән
Сора минем хәлемне.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Иелә-сыгыла бөдрә тал.
Җил шикелле кайттым, иркәм,
Тизрәк чыгып каршы ал.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Тынгы белми ак каен;
Сагынып кайттым, кил яныма,
Кил, кояшым, кил, аем!..

Оставьте комментарий