Никах көне

Тормышымны үзгәртерлек итеп,
Гашыйк иттең мине үзеңә.
Әткәй-әнкәй фатихасы белән
Билгеләдек никах көнен дә.

Никах көне, никах көне безнең,
Бүген безнең кызыл туебыз!
Бәхет белән тулы күңелебез,
Шулай үтсен гомер юлыбыз!

Чын күңелдән ышануым белән
Юлдаш итәм сине үземә.
Никах көнендәге биргән вәгъдә
Гомерлеккә булсын, гомергә!

Никах көне, никах көне безнең,
Бүген безнең кызыл туебыз!
Бәхет белән тулы күңелебез,
Шулай үтсен гомер юлыбыз!

Аңлашулар белән яшәү генә —
Гаиләнең ныклы терәге;
Бер йөрәктәй булып типсен әле
Синең белән минем йөрәгем!

Никах көне, никах көне безнең,
Бүген безнең кызыл туебыз!
Бәхет белән тулы күңелебез,
Шулай үтсен гомер юлыбыз!

Оставьте комментарий