Кем идең син

Үтеп киткән чакта гына
Күрсәм дә күзләреңне,
Мөмкин түгел оныту да,
Биләдең йөрәгемне.

Кем идең син белсәм иде,
Очратсам иде сине,
Истә тотып шул мизгелне,
Эзләсәң иде мине.

Карашыңны саклый күңел,
Кабаттан күрмәсәм дә,
Минем иң якыным кебек
Үземне белмәсәм дә.

Кем идең син белсәм иде,
Очратсам иде сине,
Истә тотып шул мизгелне,
Эзләсәң иде мине.

Гашыйк булдым шул үзеңә,
Югалттым шул мизгелдә.
Очкын бар иде күзеңдә,
Нуры калды күңелдә.

Кем идең син белсәм иде,
Очратсам иде сине,
Истә тотып шул мизгелне,
Эзләсәң иде мине.

Оставьте комментарий