Ничек булсам, шулай ярат
Кыр казлар оча көзен
Кайта алар язларын
Матур итик мәхәббәтне
Өстәп күңел назларын
Кыр казлар оча көзен
Кайта алар язларын
Матур итик мәхәббәтне
Өстәп күңел назларын
Сагынулар безне сыный гына,
Сагынулар безне тик якынайта.
Озын-озын чакрымнар аша
Уйларым сиңа, сиңа кайта.
Көтмәгән идем мин синнән,
Шундый ялгыш адымны.
Инде күптән бер хәбәрсез,
Газаплыйсың җанымны.
Ятим булыр иде талы
Сандугачлар булмаса.
Нигә кирәк яратулар
Чын күңелдән булмаса.
Атлыйсың белеп кенә,
Матур иттереп кенә.
Ничек шулай килештереп,
Сөйлисең көлеп кенә?
Кырау алды сөю чәчкәләрен,
Терелерме икән бу гөлләр?
Яшәрергә күпме вакыт кирәк,
Төзәлергә әрнү күңелләр.
Кызыл гөлләр, кызыл гөлләр,
Бигрәк якын төсләре.
Ялкын булса бәхетләре,
Юк икән шул исләре.
Безнең тормыш гөле чәчәк ата
Икәү сипкәч шифа суларын
Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә
Якты булсын йөрер юлларың…
Шул кадәрле сайрый былбыл,
Нигә өздерә икән?
Уйлар сагышка әйләнеп,
Үзен сиздерә икән.
Хәмдүнә:
Бик фасонный егет булып
Мендең сәхнә түренә.
Җырлый-җырлый биюләрең
Бигрәк күркәм күренә.
Берсеннән-берсе матуррак
Эшләпәләр киясең.
Күзләреңне уйнатасың,
Әй, син кемне сөясең?