Язмышымның бүләге

Бер күрүдә сине яраттым,
Бигърәкләр дә инде охшаттым.
Син бары шаярдың, көлдең,
Килмә син, йөрмә дидең.
Тулган айда нурлы йөзләрең,
Күреп туймый сине күзләрем.
Чынга ал син хисләремне,
Ямьле ит кичләремне.

Энҗе карлар

Җир өстенә энҗе карлар ява,
Күңелләрем хискә уралган.
Мәхаббәттән шашып икәү генә,
Йөри идек шулай урамнан.
Төшләремә энҗе карлар керә,
Безнең эздән сукмак салынган.
Тал кызларын хәтта көнләштереп,
Үтә идек чишмә ярыннан.