Бер картлыкта, бер яшьлектә

Хәмдүнә:
Бик фасонный егет булып
Мендең сәхнә түренә.
Җырлый-җырлый биюләрең
Бигрәк күркәм күренә.
Берсеннән-берсе матуррак
Эшләпәләр киясең.
Күзләреңне уйнатасың,
Әй, син кемне сөясең?

Мөнир:
Җырларыңда, моңнарыңда
Былбыллар сайратасың.
Сер түгелдер инде хәзер
Кемне син яратасың?
Галигә барам әле дип
Гомер буе җырлыйсың.
Менә шул сүзләрең белен
Тынычлыкны урлыйсың.

Бер картлыкта, бер яшьлектә,
Биепләр җырлыйк әле.
Җырламый түзеп буламы,
Күңелнең шундый мәле.
Суларда балык йөзәдер,
Ялтырый тәңкәләре.
Күрер күзгә мәхәббәтле
Нәкъ безнең кебекләре.

Хәмдүнә:
Гали-Вәли дигәннәре
Алар тик җирдә кала.
Бу мәхәббәт-сөюләре,
Утка-суларга сала.
Ә күңелләр һич картаймый,
Күңелгә бит унсигез.
Яшьлектәге мәхәббәтләр
Бәхет белән бертигез.

Мөнир:
Сәхнәләргә чыгып бассаң,
Йөрәкне җилкетәсең.
Ышкып-салып күңелләргә
Безне дер селкетәсең.
Синең нурлы йөзләреңә
Соклана яшь егетләр.
Җирдә күбрәк булсын иде
Менә синең кебекләр.

Бер картлыкта, бер яшьлектә,
Биепләр җырлыйк әле.
Җырламый түзеп буламы,
Күңелнең шундый мәле.
Суларда балык йөзәдер,
Ялтырый тәңкәләре.
Күрер күзгә мәхәббәтле
Нәкъ безнең кебекләре.

Оставьте комментарий