Балакаем

Хат-хәбәрен юк бу ара,
Эшләрең күптер, мөгаен,
Хәл белешеп китәргә дә
Чыкмый тора микән җае?!

Хафалардан, хаталардан,
Сакла баламны, Ходаем!
Хәвеф-хәтәр адым саен,
Гомер юлың матур булсын,
Шатлык белән тулып торсын,
Йөрәк маем, балакаем!

Бала салган кайгы гына
Бар кайгыдан авыр, диләр.
Буй җиткәч тә, бала һаман
Бала булып калыр, диләр.

Хафалардан, хаталардан,
Сакла баламны, Ходаем!
Хәвеф-хәтәр адым саен,
Гомер юлың матур булсын,
Шатлык белән тулып торсын,
Йөрәк маем, балакаем!

Адашмаска далаларда,
Без кирәкбез балаларга.
Мәрхәмәтле бул син, язмыш,
Без үстергән балаларга.

Хафалардан, хаталардан,
Сакла баламны, Ходаем!
Хәвеф-хәтәр адым саен,
Гомер юлың матур булсын,
Шатлык белән тулып торсын,
Йөрәк маем, балакаем!

Оставьте комментарий