Йөрәгем бит сине сайлады

Ни сәбәпле мине яратасың, дип
Сорама син, кабат сорама.
Сине гашыйк иткән сәбәпләр эзләп,
Йөзләремә сынап карама.

Сөярсеңме?

Очрадың да берчак юлларымда,
Серле генә, балкып, карадың.
Сүнеп бара торган йөрәгемә
Очкын булып төште карашың.
Син дә мине шулай сөярсеңме,
Килә бик нык шуны беләсем.
Ихлас сөю, ихлас хисләр белән
Кочагыңда килә эрисем.

Сукмаклар чуалган

Сукмаклар чуалган, адреслар югалган,
Эзләргә үләннәр шытканнар.
Тик ялгыз йөрәкләр якын дус кирәккә
Бер-берсен эзләргә чыкканнар.

Сиңа килдем (икенче вариант)

Еллар аша, урау еллар аша,
Сине җаным, сине эзләдем.
Йөрәгемне учларыма тотып
Сиңа килдем, сиңа килдем әле,
Сиңа килдем әле, Гүзәлем.