Дусларыңны онытма (икенче вариант)

Нечкә билле ай кызына
Сокланып син күз атма.
Байлык, диеп, бетә күрмә,
Дусларыңны онытма.

Дуслык учагы

Дуслар белән учак яктык
Төнге елга ярында.
Төн дә якты була икән
Янда дуслар барында.
Казан — Өфе, Өфе — Казан —
Дуслык учагы.
Учак кебек кайнар икән
Дуслар кочагы.

Дусларга (өченче вариант)

Матур җырлар җир йөзендә күп языла,
Бу җырымны багышладым дусларыма.
Сез булганда гына яшәү рәхәт миңа,
Сез булганда гына гөрли минем дөнья.

Дуслык жыры

Жыр белән тусыннар хезмәтнең таңнары
Шатлыкта үтсеннәр бар көннәр
Елмаеп туганын илдәге таңнарның
Теләми бу җирдә соң кемнәр.

Дуслар кирәк!

Бар эле, бар дуслар белән
Ашап-эчәсе.
Бар эле бар сезнең белән
Бәйрәм итәсе!
Дуслар кирәк! Дуслар — терәк
Тормыш юлында.
Дуслар белән гөрләп яшәү —
Ходай кулында.