Әниемә (икенче вариант)

Сабыф чагым — алсу таңым
Зәңгәр болыт артында.
Сабый чакта бер моң килә
Хыялым канатында.

Әнием, әнием,
Онытмам гомеремдә
Йөрәгеңнең җылылыгы
Сакланыр күңелемдә.

Яшисең син ул хыялда
Ләззәтле бер наз булып.
Ис(е)мең тибрәнә күңелдә
Тылсымлы аваз булып.

Әнием, әнием,
Онытмам гомеремдә
Йөрәгеңнең җылылыгы
Сакланыр күңелемдә.

Ачыксам да, талчыксам да
Йөгереп килә идем.
Наз сораган бәбкә кебек
Ку(е)ныңа керә идем.

Әнием, әнием,
Онытмам гомеремдә
Йөрәгеңнең җылылыгы
Сакланыр күңелемдә.

Оставьте комментарий