Тәрәзәләр — әни күзләре

Тәрәзәне ачып кош очырдың
Ул кошчыгың, әни, мин идем.
Бәхет эзләп киттем туган җирдән
Бәхет агачыннан өзелдем.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре…

Тормыш ваклыгына күмелделәр
Әниемнең чакыру сүзләре.
Туган өем көткән биш күз белән,
Бишесе дә — әни күзләре.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре…

Оставьте комментарий