Йокла, энем

Йокла инде, энем, йокла инде,
Син йокласын диеп кояш сүнде.
Йокла, энем, йокла инде…
Озын юллар үтеп, йокы килде.

Йокла, энем, йокла, күзләрең йом.
Йокы бит ул шундый кызык уен.
Йолдыз керер төшләреңә,
Күзләрең йом, тик ят, дәшмә генә.

Йокла, энем, таңга кадәр йокла,
Кайгырма син урам өчен юкка.
Төне буе явар ак кар,
Урамыңны Кар бабаең саклар.

Оставьте комментарий