Кич утырып кызлар чигү чигә

Кич утырып кызлар чигү чигә,
Чикәннәре, беләм, бирнәлек.
Апаемны былтыр сораттылар,
«Әле яшерәк» дип бирмәдек.

Дәверләр

Яшьлек бит ул — йөгәнсез ат,
Башын бирми дә куя.
Шул дәвер була бер кабат,
Шул дәвер була бер кабат,
Үтсә, килми дә куя.

Гомер буйлап барам

Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
Алай итеп карыйм,
Болай итеп карыйм,
Башың җитмәле түгел.

Буран (икенче вариант)

Тыныч тормыш инде югалды…
Бураннарга дөнья уралды…
Тын алырлык тыныч мизгел юк —
Тормышмы бу, тоташ буранмы?!

Башкортларым, уку кирәк!

Башкортларым, уку кирәк, уку кирәк!
Арабызда наданнар күп, уку сирәк.
Аңгыра аюдан Уралдагы курыккандай,
Эй, туганнар, наданлыктан курку кирәк!