Ялгыз үткән төн

Бүген очрашмадык. Үкенәсеңме,
Ялгыз үткәненә бу төннең?
Мин үкенәм. Син бит якты нуры
Туачак һәр таңның, һәр көннең.

Сине бик сагынам

Сагынам, сине бик сагынам,
Хәтерем гөл сиңа кагыла:
Алтынсу көземдә
Таң чыгы күзеңдә
Буй-сының, уй-йөзең чагыла.

Мөһаҗирләр

Әйа кош, сән очарму сән,
Һаваларда йөрермү сән?
Бән аерылдым туган илдән,
Алар хәлен белермү сән?
Агымсу тигрәсе таллы,
Гаҗәеп яфрагы баллы.
Үзенең кодрәте белән
Бу гамьне кальбемә салды.

Исемеңне яздым…

Исемеңне яздым, исемеңне
Бакчабызда, тәрәз каршында.
Исемеңне яздым, гөлләр чәчтем,
Сулар сиптем язлар башында.

Туган якка кайтам (беренче вариант)

Туган якка кайтам
Ямьле җәйләр җиткәч,
Сандугачлар сайрап каршылый.
Каеннарга әйтәм
Кайнар сәламемне
Яннарыннан үтеп барышлый.

Салагышта үскән камыш мин

Мин җилләрне таныйм,
Мин җилләрне аңлыйм,
Кай яклардан гына исмәсен.
Туган якның төсен,
Туган якның исен
Оныткандыр инде, димә син.