Туган өй тәрәзәсе

Туган авылым уртасында
Бер гади генә өйдә.
Кайтыр диеп ераклардан
Мине әнием көтә.
Утларын яктыртып куя,
Тәрәз төбендә кичен.
Бала кайтып өй яныннан
Узып китимәсен өчен.

Туган ягыма (беренче вариант)

Бала чагым синдә үтте минем,
Хәзер яшим синнән аерылып.
Әгәр көтсәң мине, туган ягым,
Кайтыр идем сиңа ашкынып.

Бер күрешик

Таралышып бетсәк тә бар әле
Барлар әле дуслар, туганнар.
Җәй кибәннәре очланмаган әле,
Иртә чалардыгыз кылганнар.

Син аңларсың минем йөрәгемне

Таң нурлары уйный кырларымда:
Урман чумган сихри моңнарга.
Син аңларсың минем йөрөгемне,
Әйдә, иркәм, барыйк тыңларга:
Урман чумган сихри моңнарга.