Йөрәгемә назлар саласың

Ычык ярып иртән,
Суга килсәң иркәм,
Ихлас карашыңа табындым.

Йөргән юлларым да,
Яшьлек таңнарым да,
Зөһрә йолдыз булып кабындың.

Тугайларны бизәп,
Кунар гөлләр әзләп,
Очкан күбәләктәй күрендең.

Хисләремә тулып,
Үрмә гөлләр булып,
Күңел кылларыңа үрелдең.

Ычык ярып иртән,
Салкын чишмәлектән,
Көндә килә сулар аласы.

Чишмә юлын буйлап,
Моңлы көйгә җырлап,
Йөрәгемә назлар саласың.

Оставьте комментарий