Гөлләр сибәрдәй булам (беренче вариант)

Берчә татлы йокылардан
Уятыр төсле булам,
Берчә чәчләреңнән сыйпап
Юатыр төсле булам.

Агыла болыт

Агыла да болыт, ай, агыла,
Өйкем — өйкем булып кабарып.
Шул болытка текләп карый торгач,
Ни өчен соң әле капыл гына
Зиһеннәрем китте таралып?

Туган көнең белән (беренче вариант)

Нигә икән назланышып,
Елмая һәр бер гөлем.
Гөлләр нигә елмаймасын,
Синең туган көн бүген,
Синең туган көн бүген.

Җиңгиләр

Сөйкемле дә, гаҗәп шәфкатьле дә,
Безнең яклардагы җиңгиләр.
Юкка мени алар инсафлыгын
Алан гөлләренә тиңлиләр.

Мәңгелеккә китеп барам

Бу дөньяга килгәч инде,
Китмәенчә юк шул чараң…
Мин бит, тере йолдыз сымак,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп барам!