Моңаймачы, дускаем!

Көзге ачы җилләр искән чакта,
Яфракларын койса ак каен,
Яшьлек ярларыңны сагынып, син,
Зинһар, моңаймачы, дускаем!

Ләйсән яңгыр

Исеңдәме, без очраштык язгы аланда,
Көмештәй сибәләп кенә яңгыр яуганда.
Яуды яңгыр, тәүге яңгыр,
Иң шифалы ләйсән яңгыр,
Ләйсән яңгырдай күңелгә
Бер көлде шат җыр.

Йөрәгемдә сайрый сандугач

Купшылланып гөрләп чәчәк ата
Син утырткан зифа алмагач.
Алмагачны кочаклардай булып
Йөрәгемдә сайрый сандугач.

Сөю җыры (өченче вариант)

Бер йөрәктә ике саф мәхәббәт
Булмый, иркәм, шуны аңлачы.
«Сөяме бу, әллә юкмы?» — диеп,
Күңелеңә сагыш салмачы.

Синең күзләр (дүртенче вариант)

Тынгы белми торган юлчы сымак,
Мин гизсәм дә бик күп җирләрне,
Тормыш юлларымда очратмадым
Синең күздәй серле күзләрне.

Син кайларда калдың?

Ничә очрашсак та, бер-беребезгә
Һич тә туймый идек карашып.
Мәхәббәтем, тәүге мәхәббәтем,
Син кайларда калдың адашып?

Мәхәббәт кавыштырды

Сез икеүне хак язмышның
Ак юлы таныштыдҙы,
Тату ярлар булсыннар, дип,
Үз оясын корсыннар, дип,
Мәхәббәт кавыштырды!

Кайсы якта үстең, гөлкәем?…

Шул тиклем дә мөлдер-мөлдер итеп
Мәхәббәтле бага күзкәең,
Саф мәхәббәт чишмәләрен табып,
Су эчтеңме әллә, гөлкәем?