Рәхмәт сиңа, җыр!
Шат күңелләр сәхрәсендә
Син өстисең нур.
Син — табындаш, юлда — юлдаш,
Рәхмәт сиңа, җыр!
Шат күңелләр сәхрәсендә
Син өстисең нур.
Син — табындаш, юлда — юлдаш,
Рәхмәт сиңа, җыр!
Колагымда нәфис тавышкаең
Күк кыңгырау булып чыңлыйдыр,
Күк кыңгырау чыңын тыңлый-тыңлый,
Күңелкәем сине уйлыйдыр,
Шул тиклем дә сусап сагынуларга,
Йөрәккәем ничек чыдыйдыр?
Күңелебез сәхрәсендә
Сайраган чакта кошлар,
Яшьлек белән хушлашырга
Ашыкмаекчы, дуслар!
Син яшәгән якка табан
Иссәләр назлы җилләр,
Җилләр белән сәламемне
Сиңа җибәрәм, Дилбәр.
Туган җирем, урман шавың синең,
Күңелемә сеңде яшь чактан,
Кураеңның сызылып аккан моңы
Гомер буе китмәс колактан!
Күңелемә дәва кебек була
Көндә сине искә алуым,
Нишләр идем әгәр бу дөнъяда
Син булмасаң, туган авылым?!
Иң моңлы тау кайсы тау дип
Мин курайдан сорадым.
Курай синең исемеңне көйләп бирде, Уралым,
Һай Уралым, Уралым!
Көндез кояшым елмайса,
Төнен аем базлады,
Кураемның асыл моңы
Хисләремне назлады.
Яшермәче, иркәм, әйт дөресен,
Бүтәндәме хәзер күңелең?
Умырзая гомере кебек кыска
Булдымы әллә мине сөюең?..
Карашларың көзге кояш сымак,
Нигә, иркәм, салкын карыйсың?
Сабырлыгы җуйган йөрәгемә
Тагы тирән яра ясыйсың.