Моңлы гармун (икенче вариант)

Утлар сүнә тагын урамнарда,
Таңга чаклы авыл тын кала.
Тик кайдадыр ярсу хискә бирелеп
Ялгыз гармун гына моңлана.

Моңлы гармун (беренче вариант)

Өч игезәк — өч туган —
Килә чишмә юлыннан.
Ялга кайткан диңгезченең
Гармун төшми кулыннан.

Кулда тальян гармун (беренче вариант)

Кулда тальян гармун,
Күңел тулы җыр, моң,
Безнең яшьлек сөю җырында.
Уйнап торса тальян,
Оҗмах, матур дөньяң,
Безнең яшьлек тальян гармунда.