Кулларымда тальяным

Урамнар әйди урманга,
Кулымда бит тальяным.
Түгелеп түгелә күңел,
Кайлардан алган моңын.

Әткәй-әнкәйләрдән алып,
Уралып калган моңы.
Биш бармагым иркәләсен
Көмеш бит кыңгыравы.

Балачак сукмакларымны
Саклаган икән урман.
Ат тояклары эзенә
Яңгыр сулары тулган.

Әткәй-әнкәйләрдән алып,
Уралып калган моңы.
Биш бармагым иркәләсен,
Көмеш бит кыңгыравы.

Зәңгәр күбәләкләр иле,
Зәңгәр чәчәкле алан.
Кош сайравына кушылып,
Моңнарын сибә тальян.

Әткәй-әнкәйләрдән алып,
Уралып калган моңы.
Биш бармагым иркәләсен,
Көмеш бит кыңгыравы.

Каешыңда исемең бар,
Укалап куяр идем.
Мөмкин булса, тальяннарга
Һәйкәлләр куяр идем.

Әткәй-әнкәйләрдән алып,
Уралып калган моңы.
Биш бармагым иркәләсен,
Көмеш бит кыңгыравы.

Оставьте комментарий