Мишәрем

Телең бозык, диләр миңа,

Тик ул минем туган телем.
Ата-бабалар яшәгән
Бөек дала туган илем.
Бөтен дөньяны тетрәткән
Халык минем бабаларым,
Бернәрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары.

Кайт, Чыңгызхан

Чал даланың әче әременә
Бәсләр кунган җир-ана тыныннан.
Бөек дала ничә гасыр сыкрап,
Хәбәр көтәдер газиз улыннан.
Күпне күргән иске кәрван юлы,
Чакрым саен таштан чиркәүләр.
Тузан таптап ерак мәңгелеккә
Олы юлдан күпләр киткәннәр.

Бөек татар

Сөйлисем дә килми,
Көйлисем дә килми,
Диварга да дәшүнең мәгънәсен күрмим.
Әллә олыгайдым,
Бәлки, күпне уйлыйм,
Тик шулай да, соңгы вакыт авыр йоклыйм.
Борчылам барсына,
Дөньяның зарына,
Бездән ниләр калыр, диеп дәвамнарга.
Тарихларда калды
Күмелеп милли байлык,
Аннан башка бит юк яшәү, — Аңла! Халкым!

Без татар егетләре

Шаулатып яшибез җирне,
Җил-давылларны җиңеп.
Нинди бәлаләр килсә дә,
Йөрмибез башны иеп.
Бирешмибез бернигә дә,
Без имән кебек эле.
Ишетсен, әйдә, бар галәм:
Без татар егетләре.

Җәлил йолдызлары

Озак килә озын юллардан
Җиргә ерак йолдыз нурлары…
Ерак йолдыз булып кабынган —
Әсирлектә илен сагынган
Җәлилнең дә үлмәс…
Җәлилнең дә үлмәс җырлары.

Атлар чаба (икенче вариант)

Атлар кая алып бара —

Чамалыйбыз, беләбез.
Ә хәзергә кара яллы
Туры атта җиләбез —
Тояклары чакма чага,
Чакма булмый чаткысыз.
Без бүген якты дөньяга
Җилеп йөрер чагыбыз.

Җиңү таңы (икенче вариант)

Күңел сыкрап куя яу кырыннан
Кайтмый калганнарны әйткәндә.
Ил солдаты! Исемең онытылмады —
Сының яши мәрмәр һәйкәлдә!

Җиңү көне (икенче вариант)

Җиңү көне! Бик ерак иде даны,
Гомер биреп яулап алдык без аны.
Утлы көлдән калкып кабындык кына,
Без бу көнне якынайту хакына.