Без татар егетләре

Шаулатып яшибез җирне,
Җил-давылларны җиңеп.
Нинди бәлаләр килсә дә,
Йөрмибез башны иеп.
Бирешмибез бернигә дә,
Без имән кебек эле.
Ишетсен, әйдә, бар галәм:
Без татар егетләре.

Күңелләр саф, җаннар җылы,
Саф сөю йөрәкләрдә.
Була беләбез шаян да,
Без кыю, зирәкләр дә.
Гел алда булу уйларда,
Йөрмәбез артта калып.
Безне бар да яхшы белсен,
Җырлыйбыз дөнья ярып.

Бу дөньяда егетләрнең юк безнең кебекләре,
Сызгырабыз дөнья ярып: без татар егетләре.
Бу дөньяда егетләрнең юк безнең кебекләре,
Сызгырабыз дөнья ярып: без татар егетләре.

Өйләнсә татар егете,
Шаулап тора туйлары.
Без бит татар егетләре,
Бөек халык уллары.
Әле бездә татар каны,
Кулларда яшел әләм.
Дуслар булып яшик әле,
Дуслашыйк әле, сәлам.

Бу дөньяда егетләрнең юк безнең кебекләре,
Сызгырабыз дөнья ярып: без татар егетләре.
Бу дөньяда егетләрнең юк безнең кебекләре,
Сызгырабыз дөнья ярып: без татар егетләре.

Оставьте комментарий