Җиңү көне (икенче вариант)

Җиңү көне! Бик ерак иде даны,
Гомер биреп яулап алдык без аны.
Утлы көлдән калкып кабындык кына,
Без бу көнне якынайту хакына.

Бөек Җиңү көне! Җанда — чаткысы.
Бөек бәйрәм! Чал чәчләрдә — яктысы
Бөек шатлык! Күзләрдә — яшь тамчысы…
Җиңү көне! Җиңү көне! Җиңү көне!

Көне-төне мартен миче тынмады,
Ватан-ана керфеген дә йоммады.
Көне-төне антны ныгыттык кына,
Без бу көнне якынайту хакына.

Бөек Җиңү көне! Җанда — чаткысы.
Бөек бәйрәм! Чал чәчләрдә — яктысы
Бөек шатлык! Күзләрдә — яшь тамчысы…
Җиңү көне! Җиңү көне! Җиңү көне!

Саумы, әнкәй, кайталмады күбебез,
Ялантәпи чык ярмабыз инде без.
Җәяү җиттек җирнең җиде чатына,
Без бу көнне якынайту хакына.

Бөек Җиңү көне! Җанда — чаткысы.
Бөек бәйрәм! Чал чәчләрдә — яктысы
Бөек шатлык! Күзләрдә — яшь тамчысы…
Җиңү көне! Җиңү көне! Җиңү көне!

Бөек Җиңү көне! Җанда — чаткысы.
Бөек бәйрәм! Чал чәчләрдә — яктысы
Бөек шатлык! Күзләрдә — яшь тамчысы…
Җиңү көне! Җиңү көне! Җиңү көне!

Оставьте комментарий