Авыл эте

Саташып өреп куя ул,
Авылда этләр өрсә.
Оясыннан чыкмый ята,
Хуҗага кунак килсә.
Хуҗа кушмый тавышланмый —
Ялгыш өрсә, эш харап.
Ай тулган кышкы төннәрдә
Ул улый айга карап.

«Салават абый» диләр

Мин һаманда унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман әлекке,
Таңнар ата — һаман әлекке…

Яшьлекнең җәйге таңнары

Яшьлекнең җәйге таңнары
Җуелмый ул хәтердән.
Бәхетсез яшьлегем, диеп
Телем бармый әйтергә.