Яшьлекнең җәйге таңнары

Җуелмый ул хәтердән.
Бәхетсез яшьлегем, диеп
Телем бармый әйтергә.

Яшьлекнең җәйге таңнары
Куздай балкый хәтердә.
Бәхетсез, дип әйтә алмыйм,
Бәхетлемен хәзер дә.

Дөньяларым якты, җылы,
Җылыта мине учак.
Учак янып, таң сызылган
Үтте шул, үтте ул чак.

Гомер үткән саен чыңлап,
Исемә төшә яшь чак.
Узса да ялкынлап яна
Тау башындагы учак.

Оставьте комментарий