Хыянәт

Ай нурыннан рәсемең ясар идем,
Ай нурларын кулыма тоталсам;
Таң җырларын сиңа, сиңа җырлар идем,
Таң җырларын әгәр оталсам.

Син минеке түгел үкенсәк тә,
Тыелудан шашкан мәхәббәт.
Сине назлап, сине сөюләрем
Никахыма бит ул хыянәт.

Таң атканда китеп югаласың,
Тик назларың кала иренемдә.
Өзгәләнеп йөрәк җавап көтә,
Килерсеңме икән бүген дә.

Син минеке түгел үкенсәк тә,
Тыелудан шашкан мәхәббәт.
Мине назлап, мине сөюләрең
Никахыңа бит ул хыянәт.

Синең кебек сүнмәс мәхәббәтем
Нигә соңлап, соңлап килдең соң?
Син тыелган татлы җимешемнең
Гомерлеккә татыйм ачысын.

Син минеке түгел үкенсәк тә,
Тыелудан шашкан мәхәббәт.
Сине назлап, сине сөюләрем
Никахыма бит ул хыянәт.

Оставьте комментарий