Тәрәзәләрдән ай караган,
Түшләренә мәрҗән кадаган;
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә сүз әйтмәгез —
Зиһене таралган чагы.
Яр гынай булып яралмаган,
Җаннар көйдерер өчен яралган.
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә сүз әйтмәгез —
Зиһене таралган чагы.
Су буйларынай чыклар төшкән,
Иртә үк тә генәй суга кем төшкән?!
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә сүз әйтмәгез —
Зиһене таралган чагы.
Синең ләй миңа буласың юк,
Мәхәббәтем сиңа ник төшкән?!
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә үпкәләмим —
Зиһене таралган чагы.