Яратмыйча мөмкин түгел

Мин кайтырмын, әнкәй, сулар булып
Агып кына синең яныңа.
Чит җирләрдә күпме йөресәм дә
Синең сүзләр гел дә йөрәгемдә.

Яратканнар гына аңлар мине

Гөмерлеккә диеп сөйдем сине,
Йөрәк бары сине яратты.
Күпме айлар кичләр узды бергә,
Ә беркөнне синсез таң атты.

Яратам, дисең син

Яратам, дисең син, шуның өчен
Бар дөньямны онытам, дисең син.
Юк, иркәм, син онытма дөньяны, шул дөньяда
Мин яшим бит, онытма син аны.

Яратам сине, Сандугачым!

Язлар килә сандугачым,язлар килә.
Яратасым килә,мин сине.
Кочагыма алып,күкрәгемә салып.
Гомерлеккә сөйдем мин сине.