Мин сине яраттым,
Карагач күзләргә.
Мәхәббәткә чумдым,
Чумгандай күлләргә.
Кушымта:
Бар дөнья әйләнә
Тик сине уратып.
Хисләрем бәйләнә
Тик сине яратып.
Мәхәббәт очкыны
Читләргә тимәсен.
Ярату хисләрем
Сүнмәсен, сүнмәсен.
Йөрәгеңә синең
Ут-ялкын өрермен.
Сөюемнең назын
Тик сиңа бирермен.