Хәерле юл (икенче вариант)

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл…
Бу дөньяда юллар авыр, түземле бул.
Керфегеңә төшеп кунган ак кар бөртекләренең
Күз яшенә әверелгән мизгеле бу.

Хуш, иске ел

Әй, иске ел, сизелми дә
Узып киткәнсең.
Син якты да, кадерле дә
Булган икәнсең.