Чык юлларга

Офыкларың синең тарайганда,
Уйларыңның очын җуйганда —
Чык юлларга, тормыш офыклары
Киңәяләр бары юлларда.

Күкрәгеңдә яз ярсуы бетәр,
Гөрләвекләр җыры тынганда —
Чык юлларга, яңа авазлар белән
Очрашырсың олы юлларда.

Йөрәгеңдә хисләр сүрелгәндә,
Киләчәккә өметең тынганда —
Чык юлларга, бәхетеңнең зурын
Табарсын син яңа юлларда,

Күңелләрен синең боекканда,
Сусаганда җаның җырларга —
Чык юлларга, җырның гүзәлләре,
Яңалары табылыр юлларда.

Оставьте комментарий