Салкын чишмә (икенче вариант)
Cалкын чишмәләргә кайтам әле —
Салкын чишмә мине сагынган
Йөрәгеңдә нигә ут янмасын —
Мәхәббәтем анда кабынган?
Cалкын чишмәләргә кайтам әле —
Салкын чишмә мине сагынган
Йөрәгеңдә нигә ут янмасын —
Мәхәббәтем анда кабынган?
Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде.
Агыйделнең ярларында
Саллар какмаслар инде.
Хушлашмыйча яшьлегем,
Ачып өйнең ишеген,
Утырыпмы салларга,
Китте әллә кайларга.
Саллар ага, ярлар кала,
Агыйделкәй моңсу ага.
Сал өстендә бер ир бала,
Язмышлары кая таба?
Айлы иде кичләр,
Якты иде көннәр.
Кемнәр назлый хәзер,
Сөя сине кемнәр?
Шатлык тулы иде
Безнең уртак таңнар.
Минем хәлне аңлар
Сагышлы җаннар.
Узган көннәр томанына
Аккоштай йөзеп киттең.
Өмет тулы күңелемне
Мәңгегә моңсу иттең.
Язмыш илтте яшьли еракларга,
Йөрәк ничек ярсып типмәсен.
Читтә яшәп, ялгыз картаерга
Беркемгә дә насыйп итмәсен.
Бәгырьләрне өзә таныш моңы
Ниләр булган талгын чишмәгә?
Әйтелмәгән үкенече бардыр,
Таулар ярып чыкмас тикмәгә.
Җилләр исә, җанны кисә,
Еракларда туган җир.
Читтә гомер иткәннәргә,
И Ходаем, түзем бир.