Салкын чишмә (икенче вариант)

Cалкын чишмәләргә кайтам әле —
Салкын чишмә мине сагынган
Йөрәгеңдә нигә ут янмасын —
Мәхәббәтем анда кабынган?

Сызылып кына таңнар аткан чакта
Аккош канат пары ак була.
Салкын чишмә суын бер эчсәм дә
Талган йөрәгемә ял була.

Аерылганда сиңа болгар идем —
Кулъяулыгым очты җирләргә (җилләргә).
Салкын чишмәләрдә калдың, иркәм
Сер сөйләрмен инде кемнәргә?

Салкын чишмә буе миләш-миләш
Тәлгәшләре яна ут булып
Өзелер дә инде йөрәккәем
Еллар буе сине юксынып.

Оставьте комментарий