Яшьлек белән

Диңгез булып һәрчак чабып булмый,
Ярлар тыя берчак ташкынны.
Уй-хисләрем дулкынланыр әле,
Яшьлегемә кайтсам ашкынып.

Яшь гомер

Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан.
Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек.

Яшь кызларга

Чәчәккә күмелсен,
Кояшка үрелсен, —
Үстер син яшьлеген гөлләрен
Гомергә бер килә,
Кадерен бел генә —
Унсигез яшь тулган көннәрең.

Яшьлегем кайтавазы (беренче вариант)

Ерак язлар аша
Таныш казлар дәшә —
Үткәннәрдән алар кайтаваз.
Әмма синсез генә,
Әмма минсез генә
Болыннарга шаулап кайта яз.

Яшьлегем кайтавазы (икенче вариант)

Зәңгәр яулык болгап озатып калдың
Борма-борма юллар чатында.
Ара ерагая барган саен,
Мин борылып карыйм артыма.