Яшьлек болыны

Әллә инде юри шаярасың,
Әллә инде миннән көләсең:
Күзләремне йомсам-күз алдымда
Болын буйлап җырлап киләсең.

Әй, йөрмә син, йөрмә шул болында,
Чәчәк җыеп кермә төшләргә!
Кулларыңа җыйган чәчәкләрең
Яшьлегемдәй алсу төсләрдә.

Болын буйлап җырлап киләсең дә,
Елга ярларына җитәсең.
Әллә инде юри шаярасың,
Әллә инде һаман көтәсең.

Әй, йөрмә син, йөрмә яр буенда,
Такыялар салма суларга.
Соң мәртәбә озаткандай итеп,
Яулык болгап калма шуларга!

Син беләсең… Минем синнәм башка
Ничек яшәвемнё беләсең.
Әллә инде юри шаярасың,
Әллә инде һаман көләсең…

Әй, йөрмә син, йөрмә шул болында,
Чәчәк җыеп кермә төшләргә!
Кулларыңа җыйган чәчәкләрең
Яшьлегемдәй алсу төсләрдә.

Оставьте комментарий