Яшьлек моңнары
Үтә көннәр, үтә еллар,
Яшьлек язым артта кала.
Былбылым да алсу таңда
Күңелемә (йөрәгемә) моңнар сала.
Үтә көннәр, үтә еллар,
Яшьлек язым артта кала.
Былбылым да алсу таңда
Күңелемә (йөрәгемә) моңнар сала.
Сагынырмын Урал тау буйларын,
Тын кичләрен, курай моңнарын.
Сагынырмын алсу таң атканда
Яңгыраган башкорт җырларын.
Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндәреп карама.
Күз карашың ук шикелле
Йөрәгемә казала.
Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр —
Алар безгә тиң түгел.
Тиң түгелен мин дә беләм.
Өзлеп сөя яшь күңел!
Мин куанам: туганыма,
Чыкка бит юганыма,
Торганыма, ятканыма,
Яңыдан таң атканына.