Замана такмаклары (алтынчы вариант)

Заман авыр димә әле,
Башыңны имә әле.
Авыр булсада матур ул,
Бу дөнъя дигәннәре.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җыр күңелне ача ул.
Җырлау күңелне ача ул,
Кайгыларны баса ул.

Уйна әле, җырлыйк әле,
Матур кызлар моңлансын.
Моңсызлар да бер моңлансын,
Күңелләре сызлансын.

Уйна дустым гармуныңны,
Без җырлаган көйләргә.
Син уйнаган, без җырлаган,
Калсын сагынып сөйләргә.
Без җырлаган, сез тыңлаган,
Калсын сагынып сөйләргә.

Заман авыр димик әле,
Уйныйк та, көлик әле.
Ике тапкыр яшәмибез,
Кадерен белик әле.

Оставьте комментарий