Ир-егетне кем картайта?

/Шаян такмаклар/

Ир-егетне кем картайта,
Кем кидерә түбәтәй?
Биеткән дә, җырлаткан да,
Картайткан да — шул түтәй.

Хатын-кызны кем картайта? —
Исерек ир картайта.
Җырлап кайта, гырлап ята…
Маңгайда сырлар арта.

Оставьте комментарий