Өзгәләнмә зинһар, әнкәй

Өзгәләнмә, зинһар, әнкәй җаным,
Ишетәм бит синең тавышны.
Ходай безгә шулай кушкан икән,
Алыштырып булмый язмышны.

Өзгәләнмә, зинһар, әнкәй җаным,
Сабырлыклар сора үзеңә.
Минем өчен аккан кайнар яшьтән
Кара пәрдә иңәр күзеңә.

Лилия гөле утырт каберемә,
Мине сыман, әнкәй, назларсың.
Гөлләремнән күз яшьләрем тамып,
Бәхиллекне шуннан аңларсың.

Җырым, моңым, кайгыларым, әнкәй,
Өелеп калды синең йөрәккә.
Сурәтемә карап сөйләрсең син,
Кирәк чакта сиңа киңәшкә.

Оставьте комментарий